Бүген Мәскәүдә эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектларындагы Кеше хокуклары, Бала хокуклары һәм Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская катнашты. Чараны Россия Федерациясе эчке сәясәтенең төп тенденцияләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясаган Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Викторович Володин ачты. Россиядә кеше хокукларын тәэмин итү системасы, үсешнең төп юнәлешләре турында омбудсманнарга Кеше хокуклары буенча федераль вәкаләтле вәкил Элла Александровна Памфилова, Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Алексеевич Астахов, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Юрьевич Титов сөйләделәр. Чарага шулай ук Россия Федерациясе ведомстволары һәм министрлыклары җитәкчеләре чакырылган.
Иртәгә 9 декабрьдә секцияләр буенча эшләү каралган, анда гражданнарның социаль тәэмин итү, сайлау, торакка, сәламәтлек саклауга хокуклары мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.