Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләренең Координацион советы утырышы

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

 7 декабрьдә Мәскәүдә  федераль вәкаләтле вәкил Элла Памфилова рәислегендә Россиянең Кеше  хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләренең Координацион советы утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

 Утырышта  күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән, гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда  федераль һәм төбәкара  вәкилләрнең бергәләп эшләвен тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәлә дә тикшерелде.

  Вәкаләтле вәкилләрнең эшчәнлеген камилләштерү максатыннан,  Федерация субъектлары законнарын  федераль законнарга тәңгәлләштерү игътибар үзәгендә булды. Аерым алганда,  “Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” федераль законга һәм агымдагы елның 6 апрелендә кайбер закон актларына  үзгәрешләр кертелү белән барлыкка килгән  Россия Федерациясе субъектлары законнары һәм федераль законнарның аерым нормаларын конкретлаштыру кирәклеге тикшерелде.

 Утырышта катнашучылар шулай ук  Кеше хокукларын яклау буенча төбәкара вәкаләтле вәкилләрнең  дәүләт хакимиятенең төбәк һәм федераль  органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

 ( РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International