Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән халыкара бәйрәм – дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм.
Бу көн 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары турында Гомуми декларация кабул итү хөрмәтенә сайлап алынган. Аны эшләү дөньяда кеше хокукларын тануда беренче адым булган һәм хәзерге вакытта демократия һәм хокукны үстерүдә аерым роль уйный. Әлеге документ халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүне күздә тота, “кешелек гаилә”сенең барлык әгъзалары, һәр кеше тигез хокукка һәм иреккә ия булган гомум тыныч дөньяга омтылырга тиеш. Соңгы вакытта бөтен дөнья кешелексез террорчылык күренешләре белән очрашканда бу документ аеруча мөһим.
2015 елда Кеше хокуклары көне 1966 елның 16 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе кеше хокуклары өлкәсендә кабул иткән ике – Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында Халыкара пакт һәм гражданлык һәм сәяси хокуклар турында Халыкара пакт кабул итүгә 50 ел тулуга багышланган еллык кампанияне башлау белән истәлекле. Әлеге документлар Кеше хокуклары турында Гомуми декларация белән бергә Кеше хокуклары турында Халыкара билльне тәшкил итәләр.
Татарстан Республикасы, Россия кебек үк демократик реформалар, гражданлык институтларын ныгыту, икътисадый һәм сәяси ирекләрне тәэмин итәргә һәм һәр гражданның хокукын якларга сәләтле, көчле һәм бәйсез дәүләт төзү юлыннан бара. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы хакимиятенең җирле органнары депутатларын бөтенхалык сайлаулары узды, алар сайлаучылар хокукларын бозмыйча, бик зур активлык белән үтте. Быел кабул ителгән Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә дә кеше хокукларын яклау темасы кызыл җеп булып сузыла. Татарстан үзен кеше капиталын һәм Кешенең үзен республиканың үсеш нигезе итеп күрүен, кеше һәм гражданның ирекләре һәм хокукларының беренчел булуын билгеләде. Җәмгыятьне туплау һәм һәр яшәүчене республика үсешенә җәлеп итү Стратегияне тормышка ашыруның төп нәтиҗәләре булып кала.
2015 елда Татарстан Республикасының иҗтимагый тормышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 15 еллыгы мөһим вакыйга булды. Шушы чорда төрле һәм уңышлы эш тәҗрибәсе тупланды. Республикада Россия Федерациясендә бердәнбер булган, 2014-2018 елларга Кеше хокуклары буенча Стратегия кабул ителде һәм тормышка ашырыла.
Кеше хокуклары безнең һәркайсыбызга тигез дәрәҗәдә кагыла һәм безне бер үк төрле идеаллар һәм кыйммәтләр булган дөнья җәмәгатьчелегенә бергә бәйли. Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә бу бәйрәмдә бәхет, сәламәтлек, Гаделлек, Тынычлык һәм Игелек хакына игелекле гамәлләр телим.
Татарстан Республикасында
Кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская