2015 елның 10 декабрендә Android һәм IOS операцион системалары базасында җайланмалар өчен эшләнгән “ТР Халык контроле” мобиль кушымтасы җибәрелде. Аның ярдәмендә гражданнар үз гаризаларын “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасына җибәрә ала.
Кушымтада авторизация узу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы логинын һәм паролен файдаланырга кирәк.
Кушымта “Халык контроле” мәгълүмат системасыннан файдаланучы тәҗрибәле кешегә дә, яңа кулланучыга да аңлаешлы. Уңайлы интерфейс һәм куллану өчен гади навигация дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына гаризаны җиңел генә бирергә, гаризаларны карау барышы турында мәгълүмат алырга, шулай ук гаризалар буенча ведомстволар эшен бәяләргә һәм аңлатмалар бирергә мөмкинлек тудыра.
Мобиль кушымта фоторәсем кую гына түгел, кушымтадан проблемалы участокны сурәткә төшерү мөмкинлеген дә күздә тота.
( ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча)