2018 елның 16 ноябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 8 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе А.Бартенев рәислегендә хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” оештырды.
Бүген, 2018 елның 15 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен “кайнар элемтә” үтте, анда чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан 10 сорау килде.
Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә бер меңнән артык кешене берләштерүче инвалидлар җәмгыятьләре ассоциациясе һәм күз буенча 180 кеше-инвалидны берләштерүче Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең территориаль башлангыч оешмасы бар. 1999 елда Баулы шәһәренең Үзәк китапханәсендә күз буенча инвалидларны берләштерүче “Надежда” клубы оешкан. Аларның күбесе игътибар, кайгырту кирәк булган өлкән яшьтәге кешеләр.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурская чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте, анда дәүләт хокук сакчысына 10 граждан мөрәҗәгать итте.
Россия законы «авыр тормыш хәле» терминын «граждан тормышын объектив бозучы (инвалидлык, өлкән яшьтә булу сәбәпле үзен карый алмау, ятимлек, яшәү урыны булмау, аз тәэмин ителү, гаиләдә низаглар һәм җәберләү, ялгызлык һәм башкалар), һәм бу проблемаларны үзе мөстәкыйль чишә алмый торган хәл», дип билгели.
Социаль тәэминат: пособиеләр һәм ташламалар, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр күрсәтү - бүген әлеге мөһим темалар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә тикшерелде.
Мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү буенча социаль проект кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре автоном коммерциячел булмаган “ЦРА” оешмасы юристлары белән бергә атна саен төрле мәсьәләләр буенча юридик консультацияләр күрсәтәләр.
7 ноябрьдә федераль омбудсман башлангычы белән Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утырышы булды. Ул гражданнарның белемгә хокукларын яклауга багышланды.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утырышы башланды.
Вәкаләтле вәкил эшендә иң мөһиме – конкрет кешегә булышу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү, бәхәсле хәлне чишү һәм бозылган хокукларны торгызу.