Россия Федерациясе Президенты указына ярашлы рәвештә көзге чакырылышта 132 500 кеше хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Хәрби хезмәткә чакырылыш Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең аерым контролендә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләреннән тыш, чакырылыш кампаниясе вакытында “кайнар элемтә” үткәрелә.
Бүген, 2018 елның 15 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен “кайнар элемтә” үтте, анда чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан 10 сорау килде.