Кеше хокуклары буенча Россия Вәкаләтле вәкилләренең Координацион советы эшли башлады

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утырышы  башланды. Ул гражданнарның белемгә хокукларын яклау проблемаларына багышлана.
Чараның максаты – бу өлкәдә ачыкланган көн кадагындагы проблемаларны бергәләп тикшерү һәм гражданнарга сыйфатлы белем алуга тигез хокуклар  һәм мөмкинлекләрне бирүне тәэмин итү буенча  системалы тәкъдимнәр эшләү.


Координацион совет кысаларында  омбудсманнар мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урын җитмәү, гомуми белем бирү оешмаларында уңайлы шартлар тудыру, аларны тоту иктисадый яктан отышлы булмау аркасында авылларда мәктәпләрне ябу, инклюзив белем алу проблемаларын карый. Чараның вәкаләтле вәкилләр белән эшләүдә һәм омбудсманнарның дәүләт учреждениеләре вәкилләре белән аралашуында мөһим звено булуын  билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International