Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре мәгариф өлкәсендәге проблемаларны тикшерделәр

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрьдә федераль омбудсман башлангычы белән Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утырышы булды. Ул гражданнарның белемгә хокукларын  яклауга багышланды.

 

  «Бүген Россия Федерациясенең бөтен төбәкләре вәкаләтле вәкилләре  Мәскәүгә мәгариф өлкәсендәге системалы проблемаларны хәл итү карарларын эшләү, бу өлкәне ничек фундаменталь, ә бу өлкәдә гражданнарның хокукларын тагын да якланган итү  буенча рекомендацияләр бирү өчен җыелды”, - дип ассызыклады утырышны ачып, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова.

 

Федераль омбудсман шуны билгеләп үтте,  “Иҗтимагый фикер” фонды мәгълүматлары буенча кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре гомуми рейтингында бушлай белем бирүгә хокук 60 процент әһәмиятлелек күрсәткече белән икенче урынны алып тора. Моннан тыш, Татьяна Москалькова сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә проблемалар булуны  федераль омбудсман Аппаратына гражданнар хокукларын яклау буенча системалы рәвештә килгән мөрәҗәгатьләр дә дәлилли.  

 

 Чара барышында катнашучылар Россиядә белем бирү сыйфатына,  мәктәпләрдә куркынычсыз һәм уңайлы шартларга кагылышлы проблемаларны тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International