Вәкаләтле вәкил эшендә иң мөһиме – конкрет кешегә булышу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү, бәхәсле хәлне чишү һәм бозылган хокукларны торгызу. Атналык шәхси кабул итүләр вакытында гражданнар Вәкаләтле вәкилгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген актуальлеген югалтмаган торак һәм җир мәсьәләләре яңгырады, гражданнарның гаризалары алга таба эшләү өчен Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре тарафыннан эшкә алынды. Бер ананың хәзерге вакытта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче тикшерү изоляторында тотылучы улын кулга алулары турындагы мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил урынга барып тикшерү турында карар кабул итте.