Ярдәм күрсәтелде

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Россия законы  «авыр тормыш хәле»  терминын   «граждан тормышын объектив бозучы (инвалидлык, өлкән яшьтә булу сәбәпле үзен карый алмау, ятимлек, яшәү урыны булмау, аз тәэмин ителү, гаиләдә низаглар һәм җәберләү, ялгызлык һәм башкалар), һәм бу проблемаларны үзе мөстәкыйль чишә алмый торган хәл», дип билгели. Бу бәяләмә артында  читләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булып, урамнарда көн күрүче кешеләрнең фаҗигале тарихлары тора.

Республика территориясендә  алларына яшәү урыны һәм яшәргә акчасы булмаган  кешеләргә ярдәм итүче бурыч итеп куйган үзәкләр эшли.

  

 8 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә чүплектә яшәргә мәҗбүр булган Александр Костин турында хәбәр алынды.

«Документларны торгызуда һәм кирәкле башка ярдәмне күрсәтүдә булышлык итү максатыннан, хәлне өйрәнеп, бу граждан проблемасы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контроленә алыначак» - дип аңлатма бирде ТНВ  каналы журналистларына  Сәрия Сабурская.

  

 Әлеге гражданга вакытлыча яшәү урыны һәм туклану  урыны бирү, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч авырулар булу-булмауны тикшерү беренче чираттагы бурычлар булып тора. Инде икенче көнне үк Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник туберкулезга каршы диспансеры килешенүе буенча  Александрны медицина учреждениесенә алдылар, ул социаль адаптация үзәкләренең берсендә ярдәм алганчы кирәкле тикшеренүләр үтә.

 

1 нче Муромская урамында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының яшәү һәм эшләү урыны булмаган  затлар өчен социаль адаптация үзәге урнашкан. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе авыр хәлдә калган кешеләргә вакытлыча  тору           урыны бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International