Авыр тормыш хәлендә калган затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү буенча социаль проект кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  автоном коммерциячел булмаган  “ЦРА” оешмасы юристлары белән бергә атна саен төрле мәсьәләләр буенча юридик консультацияләр күрсәтәләр.

                          

Гражданнар күбрәк документлар эшләү, торак алу, медицина ярдәме күрсәтү, эшкә урнашу һәм башка күп сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген хокукый ярдәм сорап 4 кеше мөрәҗәгать итте.

 

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗларга ярдәм итү пункты Борһан Шаһиди урамының 26 нчы йортында урнашкан. Өстәмә мәгълүматны 212-15-81 телефоны аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International