Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә бер меңнән артык кешене берләштерүче инвалидлар җәмгыятьләре ассоциациясе һәм күз буенча 180 кеше-инвалидны берләштерүче Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең территориаль башлангыч оешмасы бар. 1999 елда Баулы шәһәренең Үзәк китапханәсендә күз буенча инвалидларны берләштерүче “Надежда” клубы оешкан. Аларның күбесе игътибар, кайгырту кирәк булган өлкән яшьтәге кешеләр.
2007 елда Баулы китапханә системасы үз проекты буенча Татарстан Республикасы грантын откан иде. 2008 елда Баулы китапханәсендә күз буенча инвалидлар өчен Татарстан муниципаль китапханәләрендә беренчеләрдән булып тифлоинформацион үзәк ачылды. Тифлоүзәкнең техник һәм программа чаралары белән җиһазландырылган «SARA» укучы һәм күчермә ясаучы машинасы, һәм интернетта тоташтырылган тифлокомпьютеры бар.