Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2018 елның 16 ноябре, җомга

2018 елның 16 ноябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 8 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе А.Бартенев рәислегендә хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” оештырды.

 

Барлыгы 37 тоткын мөрәҗәгать итте. 40 мөрәҗәгать каралды. Прокурор хөкем карарлары буенча, җинаять эшләрен карауга аңлатмалар бирде, хөкем ителү дөрес түгел дип санаучыларга кирәкле консультация бирде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бүлек җитәкчесе вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү,  хөкем ителүчеләр өчен посылкалар алу, азык-төлек, кирәкле әйберләр тапшыру,  хөкем карарлары чыгаруга кагылышлы 8 мөрәҗәгать итүчегә җавап бирде.

 

 Һәр мөрәҗәгатькә контроль карточка булдырылды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча компетентлы җаваплар бирелде, тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International