Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Социаль тәэминат: пособиеләр һәм ташламалар, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр күрсәтү -  бүген әлеге мөһим темалар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә тикшерелде.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Казан шәһәре Вахитов районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Агеева “Өченче буын” Университеты студентларын  федераль һәм республика дәрәҗәләрендә тормышка ашырылучы социаль яклау чаралары белән таныштырды.  Лектор акчалата түләүләр бирү тәртибен карауга, Татарстан Республикасындагы аерым катлауга пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр түләүгә җентекле тукталды.

  
 Тыңлаучылар традицион рәвештә лекция темасы буенча күп сораулар бирәләр. Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләргә субсидияләр һәм санатор-курорт дәвалануы өчен путевкалар алу мөмкинлегенә кагылышлы сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International