ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
        Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өченче нейтраль як    медиация ярдәмендә  низагларны судка кадәр көйләү ысулын яклый һәм аны үстерүне мөһим дип саный. Бу мәсьәләне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте руханилары күтәрүе  игьтибарга лаек.  

12
март, 2014 ел
чәршәмбе

12 марттаОлы Кайбычта  « Хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда  Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан егетләр чакырылды.


28
февраль, 2014 ел
җомга

2014 елның 28 февралендә  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил СәрияСабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев  Әлмәт шәһәрендә бергәләшеп гражданнарны кабул иттеләр.


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасында«Союз пенсионеров России» оешмасы  Казанның Идел буе районында Россия Пенсия фонды бүлегендә  халык өчен “Хокукый ярдәме көне” үткәрделәр. 


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин бергәләп хезмәт мәсьәләләре  буенча  гражданнарны кабул иттеләр.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә   2014 елның  язгы чакырылыш кампаниясе чорында халыкны  хокукый агарту чикләрендә уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итәләр. 25 февральдә Яңа Чишмә авылында “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда Әлки, Алексеевск,Спасс, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнары  егетләре катнашты.


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

               Бүген, 24 февральдә  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурскаяның  “Социаль тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу” Россия-Америка  программасының белгеч-стажерлары белән очрашуы узды. Төркемнең эш визиты  “Сәламәтлек саклау” – “Социаль реформалар аша Россия һәм АКШ мигрантлары арасында  сәламәтлек саклауны алга җибәрү” программасына багышланган иде.


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше сыйфатын яхшырту максатыннан  агымдагы елның 18 февралендә  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара  комиссиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре ( төрләр  модераторлары),  Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, “Халык контроле”  ТР дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары  катнашты. Утырыш  Татарстан Республикасы  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә  министрлыгы бинасында узды.


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Быел “Халык контроле” порталында яңа бүлекләр барлыкка киләчәк. Портал эшчәнлегенә идарәче оешмаларны җәлеп итү эше дә дәвам итә. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта мәгъ­лүмат­лаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.


14
февраль, 2014 ел
җомга

Бүген  14 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил күрү буенча инвалидларның уку-тернәкләндерү  үзәгендә булды. Ул  Казан шәһәренең Серов урамы, 4а йортында, “Ярдәм” мәчете базасында урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International