Агымдагы елның 19 мартында Авиатөзелеш районында һәм Казанның башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России” оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә оештырылган “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридикярдәм алдылар.
Гражданнар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр нигездә, пенсия законнары, социаль һәм медицина тәэминаты, торак-коммуналь хуҗалык һәм торак бирү мәсьәләләренә кагылган иде.Тагын шунысын да билгеләргә кирәк, гражданнарны күбрәк мирас мәсьәләләре кызыксындыра. Казан округы нотариусы адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләргә тиешле аңлатмалар бирелде.
Кабул итүдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы,Татарстан Республикасы Адвокат палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 16 апрельдә Чистайда узачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.