Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан (Идел буе ) федераль университетының юридик факультеты белән берлектә “Россия Федерациясендә бушлай юридик хезмәт күрсәтү турында” 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 324 нче Федераль законны һәм “Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик хезмәт күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы законын тормышка ашыру максатыннан гражданнарга бушлай юридик хезмәт күрсәтү буенча эшне оештыра.
Юридик клиника агымдагы елның 17 мартыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты базасында Казан шәһәре, Карл Маркс ур,61 нче йорт, (3 нче кат) («Толстой» тукталышы) адресы буенча эшли. Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәрләре җитәкчелегендә юридик хезмәт күрсәтәчәк.
|
Клиниканың эш вакыты |
|
|
Дүшәмбе |
9.00 - 12.00 |
|
Чәршәмбе |
9.00 - 12.00 |
|
Пәнҗешәмбе |
9.00 - 12.00 |