12 марттаОлы Кайбычта « Хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан егетләр чакырылды.
Очрашуда катнашучыларны Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. А.И.Рәхмәтуллин ел саен районнан йөзгә якын егетнең кораллы көчләр сафларында хезмәт итү өчен җибәрелүен хәбәр итте. Районда яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү өчен зур эш башкарыла.4 хәрби-патриотик клуб эшли. Елына ике тапкыр традицион төстә хезмәткә чакырылучыларны, аларның әти-әниләрен, Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, хезмәт итеп кайткан егетләрне чакырып, Хәрби хезмәткә чакырылучы көннәре үткәрелә. Ел саен май ахырында биш көнлек хәрби-кыр җыеннары уза.
“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының Хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрде. Алар хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм бурычлары, чакырылыш һәм контракт буенча хезмәт үтү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирделәр.
“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең киләсе дәресләре 19 мартта Мөслимдә, 28 мартта Урыссу бистәсендә узачак.