Беренче тапкыр Татарстан Юстиция министрлыгы башлангычы белән үткәрелә торган, ерак торак пунктларында яшәүче гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Юстиция министры Лариса Глухованың видеокабул итүе булды.
Кабул итүдә видеоэлемтә режимында шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республиканың муниципаль районнарындагы җәмәгать ярдәмчеләре катнашты.
Муниципаль районнарда яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән шикаятьләр һәм мәсьәләләр арасында социаль һәм медицина тәэминаты мәсьәләләре, шул исәптән, гражданнарны дарулар белән тәэмин итү, районнарның опека һәм попечительлек бүлекләре эше, судларда катнашу, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, балаларны кыерсыту мәсьәләләре бар иде.
Кабул итүдә 17 кеше катнашты.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр төгәл аңлатмалар алдылар. Берничә мөрәҗәгать буенча җентекләп өйрәнү һәм алга таба тиешле чаралар күрү өчен язмача мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Сораулар республиканың төрле районнарыннан килде. Аерым алганда, иң күп мөрәҗәгать итүчеләр – Апас һәм Яшел Үзән муниципаль районнарыннан иде. Шулай ук Минзәлә, Кукмара, Буа, Лаеш, Әлки муниципаль районнарыннан гражданнар мөрәҗәгать итте.
Алга таба аеруча актуаль мәсьәләләр буенча квартал саен уртак видеокабул итүләр үткәрергә планлаштырыла.