Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чиркәүләрне яндыру һәм “ТүбәнКаманефтехим”га ату мәсьәләләре буенча тикшерү үткәрде

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында  безнең республика территориясендә чиркәүләрне яндыру темасы  тикшерелә. Бу эш буенча гражданнар тоткарланды. Аларга карата тикшерү гамәлләре үткәрелде. 

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына туганнарыннан һәм җәмәгать оешмаларыннан килгән мөрәҗәгатьләр, шул исәптән агымдагы елның 25 мартында Чистайда булган күчмә кабул итү вакытында, чиркәүләрне яндыру һәм “ТүбәнКама нефтехим”га ату турында җинаять эше  буенча тоткарлаган гражданнар хокукларын яклауны сораган мөрәҗәгатьләр уңаеннан  Сәрия Сабурская  тикшерүләр үткәрде.  2014 елның  17 мартыннан  26 мартына кадәр  гариза бирүчеләр белдергән фактларны тикшерү буенча Казанда эчке эшләр министрлыгы идарәсенең 1 нче изоляторына, Чаллыдагы тоткарланучыларны  вакытлыча тоту урыннарына  барды.

РФ Җинаять кодексының 205 нче маддәсе ( террорлык акты)  буенча гаепләнүче  аерым гражданнар белән очрашулар үткәрелде.

 Үткәрелгән әңгәмәләр барышында, гариза бирүчеләрнең тикшерүчеләрнең гамәлләре, шулай ук адвокатларны гаепләнүчеләр янына кертмәүләре турындагы шикаятьләре объектив раслау тапмады. Гаепләнүчеләр сүзләренчә, аларга тикшерү ягыннан басым ясалмый, вакытлыча тоту урыннарындагы шартлардан алар канәгать, медицина хезмәте күрсәтүгә шикаятьләре юк. Аларның һәркайсы яклаучы – адвокатның квалификацияле  ярдәме белән тәэмин ителгән.

 Үзенең  җинаять эше буенча  адвокат алыштыру  турында  карар кабул иткән бер гаепләнүчегә  яклаучыны алыштыру тәртибе аңлатылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International