Бүген “Хокукый белем мәктәбе”ндә мирас турында сөйләштеләр

2014 елның 14 марты, җомга

   Бүген 14 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  каршындагы “Хокукый белем мәктәбе”нең “Мирас мәсьәләләре” темасына  чираттагы дәресе үтте. Дәрес Казан шәһәренең К.Маркс урамы, 61 нче йортта урнашкан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппаратында узды.

   Тыңлаучылар сыйфатында  “Союз пенсионеров России”  гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасындагы  бүлеге каршындагы “Өченче буын университеты”нда  укучы гражданнар чакырылды.

   Төп  лекция белән Казан нотариаль округы нотариусы  Валентина Хәйдәрова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул нотариат аңлатмасына, мирас итү нигезләренә, васыятьнамә төрләренә,  нотариаль  эшчәнлекне  көйләүче гамәлдәге законнарга тукталды, ничек итеп васыятьнамә төзергә кирәклекне конкрет мисаллар белән аңлатты.

   Лекция ахырында барлык теләүчеләр  катнашучы экспертларга  лекция темасы буенча сораулар бирә һәм кызыксынган проблемалары буенча киңәшләшә  алдылар.

  Агымдагы елның 5 апрелендә 15.00 сәгатьтә   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  каршындагы “Хокукый белем мәктәбе”нең “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына чираттагы дәресе узачак. Дәрес шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппаратында үтә.

   Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында   Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  2010 елда  юридик белемнәр таратуга, гражданнарның  хокукый хәбәрдарлыгын  арттыруга булышлык итүгә юнәлтелгән   “Хокукый белем мәктәбе”н ачкан иде. Кеше хокуклары өлкәсендә мәгариф һәм агарту  гражданнарның хокукый культурасын формалаштыруда, хокук бозуларны кисәтүнең нәтиҗәле  системасын булдыруда  кирәкле шарт булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International