Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил фикере

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өченче нейтраль як    медиация ярдәмендә  низагларны судка кадәр көйләү ысулын яклый һәм аны үстерүне мөһим дип саный. Бу мәсьәләне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте руханилары күтәрүе  игьтибарга лаек.   Агымдагы елда 13 мартта  мөселман дини мохитенда бу институт перспективаларына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды.

Шунысын да билгеләргә  кирәк, Татарстан Республикасының экс-прокуроры Кафил Әмиров  бу идеянең авторы  булып тора.

Медиация бәхәсләрне альтернатив  хәл итүнең җиңел формасы булып тора.Медиация процедурасы вакытында низагта катнашучы яклар медиаторның  тәҗрибәсенә, белеменә һәм осталыгына  таяныпмөстәкыйль рәвештә  үзара файдалы карарга киләләр. Медиатор — ул процессның   нейтраль катнашучысы, аның бурычы —  оппонентларга ике якны да канәгатьләндерә торган  килешүгә килә торган шартлар тудыру.

Медиация Казанда Россия Федерациясенең  2010 елның 27 июлендә чыккан  №193-Ф3 “Арадашчы катнашы белән ( медиация процедурасы)  бәхәсләрне көйләүнең   альтернатив процедурасы турында”законына ярашлы рәвештә популярлашты. Хәзерге вакытта медиация бигрәктә  түбәндәге мәсьәләләрне хәл иткәндә  кулланыла, болар – коммерция бәхәсләре (бизнес медиация), хезмәт низаглары, гаилә бәхәсләре  (гаилә медиациясе), корпоратив ара һәм эчке корпоратив бәхәсләр, банк һәм иминият өлкәсендәге бәхәсләр, авторлык хокукы һәм интеллектуаль милек белән бәйле бәхәсләр.

 Асылда мөселман  җәмгыятендә элек-электән дин әһелләре, имамнар рәсми булмаган  медиаторлар булып торганнар. Абруйлы  шәхесләргә бүген дә кешеләр үз низагларын һәм бәхәсләрен хәл итүдә булышуны сорап мөрәҗәгать итә. Медиация бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә үзен аклый.  Кешеләр мондый эшләр белән судка мөрәҗәгать итәргә ашыкмый, беркемнең дә “чүпне өйдән чыгарасы килми”. Мондый низагларны судта хәл итү  бик үк нәтиҗәле булмаган соңгы чара. Әйтик, аерылышкан парлар баланы ничек бергә тәрбияләргә дип бәхәсләшәләр икән, суд – килешүгә килүнең яхшы ысулы түгел.Балаларың белән  приставлар аша күрешеп булмый бит инде.

 Имамнарга  икътисадый бәхәсләр уңаеннан да  мөрәҗәгать итәләр. Моны бергә бизнес алып барган дуслар эшли ала. Бу очракта  үз коммерция мәнфәгатьләреңне генә кайгыртып калмыйча, үзара дуслыкны саклау да мөһим.

 Бүген  заманча җәмгыятьтә этникара мөнәсәбәтләр гармониясе мәсьәләсе кискен тора. Дини институтларга таянган медиация  бу проблеманы көйләүнең тагын бер ысулы.Төрле карашлы кешеләр арасында  уртак тел табу, мәсьәләне судка мөрәҗәгать итми генә хәл итү, якыннарыңны дуслаштыру – болар цивилизацияле  хокукый җәмгыятьнең нигезләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International