Бүген 26 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрби хезмәттән киткән гражданнарны медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Бу мәсьәләне тикшерүдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов катнашты.
Казан хәрби госпитален, гарнизон поликлиникасын һәм Казан гарнизон стоматология поликлиникасын ябу уңаеннан бүген хәрби хезмәттән киткән гражданнарны дару белән һәм теш протезы белән тәэмин итүдә проблемалар барлыкка килә. Монда “Хәрби хезмәткәр статусы турында”гы 76 нчы федераль закон бозыла, аның нигезендә гражданнарның аерым төренә түләүсез медицина ярдәме алу, шул исәптән теш протезлары эшләү һәм ремонтлау хокукы бирелгән. Агымдагы елның март аенда граждан Л. нәкъ менә шул сорау белән Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу проблеманы хәл итү өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгына мөрәҗәгать әзерләргә дигән карар кабул ителде.