19 мартта Мөслим авылында “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына дәрес үтте. Анда Азнакай, Актаныш, Зәй, Мөслим, Сарман муниципаль районнарыннан егетләр чакырылган иде.
Дәресне традицион рәвештә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрде, алар хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм бурычлары, чакырылыш һәм контракт буенча хезмәт итүне үзенчәлекләре һәм этаплары турында сөйләделәр.
Җыелганнар алдында шулай ук Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр чыгыш ясады
“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең киләсе дәресе “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына 28 мартта Урыссу бистәсендә узачак.