ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

     29 апрельдә  “Халык контроле” мәгълүмат  системасына кергән  гариза буенча күчмә тикшерү оештырылды.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

    Халыкара хезмәтне саклау көне  2003 елдан бирле һәр елны 28 апрельдә билгеләп үтелә. Халыкара хезмәт оешмасы  дөнья җәмәгатьчелеген  проблемалар масштабларына, шулай ук  эш урыннарында  үлем очракларын киметүгә булышлык итүче   хезмәтне саклау культурасын булдыруга игътибарын  җәлеп итү максатыннан,  28 апрельне  Халыкара хезмәтне саклау көне дип игълан итте.

           Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.03.2014 № 558‑р күрсәтмәсе нигезендә бу чараны оештыручы булып Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тора.

25
апрель, 2014 ел
җомга

     “Халык контроле” РТ  мәгълүмат системасының баш модераторы – Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил системага килгән гаризаларны үтәүгә контрольлек итү буенча актив эш алып бара.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

   2014 елның 21 һәм 22 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  гражданнарның хезмәткә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан  халык өчен  телефон “кайнар линия”се эшләде.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Ел саен инвалидлык сәбәпләренә бәя бирү максатыннан  “Татарстан буенча медик-экспертиза  Баш бюросы” федераль казна учреждениесе  беренчел инвалидлык дәрәҗәсе күрсәткечләре югары булган Татарстан Республикасы муниципаль районнарында  ведомствоара  тикшерүләр үткәрә.


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген  16 апрельдә Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Илдар Халиков үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары  җитәкчеләре (төрләр модераторлары), муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарст ан Республикасы  башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм “Халык контроле”  системасының  җаваплы башкаручылары катнашты.


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
         Бүген “Күптөрлелектә бердәмлек: Европа берлеге”  Бөтенроссия укучылар һәм студентлар  конференциясе  ачылды. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының  җәмгыятьне үзгәртеп кору  чагыштырма тикшеренүләр институтының EC VOICES үзәге оештырды.

11
апрель, 2014 ел
җомга

 Татарстанда  язгы хәрби хезмәткә чакырылыш старт алды, ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре   үз муниципаль районнарында  чакырылыш комиссияләре әгъзалары булып тора. Татарстан Хәрби комиссариатының Бөгелмә шәһәре һәм районы буенча бүлегендә  язгы чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы узды.


5
апрель, 2014 ел
шимбә

2 һәм 3 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  Татарстан Республикасы дәүләт  Торак инспекциясе белгечләре, Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә  идарәче компанияләрне тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International