Бүген, 8 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Республика стратегиясе проектын эшләү буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар чакырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, “Казан хокук саклау үзәге”, төбәкара “АГОРА” хокук саклау иҗтимагый берләшмәсе берлеге, “Инвалид-балалар хокукларын яклау” төбәкара иҗтимагый оешмасы, “Ата йорты-Отчий дом” республика иҗтимагый оешмасы, “Мосты примирения” автоном коммерциячел булмаган оешмасы, “Татарстан Республикасы яшь юристлар берлеге” төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы, “Татарстан Республикасы яшь юристлар советы” төбәкара иҗтимагый оешмасы катнашты.
Әлеге хокук саклау оешмалары белән сөйләшү беренче тапкыр узды һәм стратегия тәкъдимнәрен тикшерүгә һәм кеше хокукларын саклау мәсьәләләре буенча алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән иде.