«Хокукый белемнәр мәктәбе»ндә Загс идарәсе вәкилләре белән очраштылар

2014 елның 16 мае, җомга

  Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында «Хокукый белемнәр мәктәбе»дәресләрендә  гаилә хокуклары турында сөйләштеләр.

   Тыңлаучылар алдында Казан шәһәренең Яңа Савин  районы буенча гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең  бүлек җитәкчесе Людмила Миннәхмәтова чыгыш ясады.Ул үз чыгышында  Загс тәкъдим иткән төп хезмәтләргә тукталды:” Никахны, аерылышуны теркәүдән тыш, Загс  уллыкка алуны, үлемне теркәү, шулай ук гариза бирүченең теләге буенча исем, фамилия, ата исемен үзгәртү кебек хезмәтләр тәкъдим итә”.

    Очрашу ахырында теләүчеләр  лекторга  дәрес темасы буенча сорауларын бирделәр. Людмила Миннәхмәтова һәр сорауга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International