29 апрельдә “Халык контроле” мәгълүмат системасына кергән гариза буенча күчмә тикшерү оештырылды.
Казан шәһәренең Гагарин урамы, 83 нче йортында яшәүчеләр “Халык контроле” системасына подвалны грунт сулары басу сәбәпле беренче подъездда югары дымлылык мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Тикшерүдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, “Рандэм” ТК, Казан шәһәр торак инспекциясе вәкилләре катнашты. Тикшерү барышында су басу фактлары расланды. Подъезддан су суырту өчен насос куелган.
Ачыкланган проблеманы бетерергә кушылды. Гаризаны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил контрольгә алды.