Бүген,14 майда, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республиканың җыелу пунктында “Ачык ишекләр көне” уздырды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
“Ачык ишекләр көне”ндә Татарстан Республикасы җыелу пунктының хәрби хезмәткә чакырылучыларны кабул итәргә һәм армиягә озатырга әзер булуы күрсәтелде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә республика районнарыннан килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны урнаштыру өчен булган бүлмәләрне, киендерү пунктын, тир һәм намаз бүлмәләрен күрсәттеләр, медицина комиссиясе эше турында сөйләделәр.
Язгы хәрби хезмәткә чакырылыш барышында гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан агымдагы елның 13 һәм 14 май көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил тарафыннан “кайнар элемтә” оештырылган иде. Аның барышында 50гә якын шалтырату булды. Нигездә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның туганнарын сәламәтлеге, уку буенча армиядән кичектерелү шартлары, хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләре эше, альтернатив гражданлык хезмәте, хәрби хезмәт үтү өчен хәрби частьне сайлау мөмкинлеге бирелү мәсьәләләре кызыксындырды.
Сорауларның күбесе Казанга туры килә, шулай ук республиканың башка районнарыннан, аерым алганда, Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Алабуга муниципаль районнарыннан шалтыратулар булды.
Һәр мөрәҗәгать буенча гамәлдәге законнар нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде.