Бүген, 15 майда, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификацияне күтәрү курсларында, “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының халык белән үзара хезмәттәшлеге һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү” программасы буенча “Татарстан Республикасында граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чыгыш ясады.
Сәрия Сабурская тыңлаучыларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты, Татарстан омбудсманы эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, Сәрия Сабурская гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, күчмә тикшерүләр, уртак тематик кабул итүләр, хокукый агарту, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы һәм башка өлкәләрдә гражданнар хокукларын саклау эшенә тукталды.