Бүген 7 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова Казан шәһәре, Эш урам,8 нче йортта урнашкан Россия Федерациясеннән җибәрелергә яки административ чыгарылырга тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәгендә булдылар.Үзәк 150 гә якын чит ил гражданын һәм гражданлыгы булмаган затларны урнаштыруга исәпләнгән.Эш сәфәре вакытында үзәк эше тәртибе һәм гражданнарны вакытлыча тоту шартлары белән таныштыру үткәрелде.
Тикшерүчеләр администрация игътибарын палаталарда һәм учреждение биналарында чисталык тоту кирәклегенә юнәлтте, республиканың хокук саклау оешмалары адреслары турында мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим ителде. Шулай ук гражданнардан кергән шикаять һәм мөрәҗәгатьләрне тиешенчә исәпкә алмау, учреждение регламентының һава суларга чыгуга кагылышлы өлешен үтәмәү күрсәтелде.
Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту палаталарын карау вакытында тикшерүчеләр адресына тоту вакытының озынлыгы, депортация һәм административ чыгарылу белән килешмәгән кешеләрдән күп мөрәҗәгать керде. Аларга телдән аңлатмалар бирелде. Үзәктә тотылучы гражданнарның хокукый грамоталыгы түбән булу, шулай ук күпләрнең акчасы булмау аркасында юристлар һәм адвокатлар хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге булмауны истә тотып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе тарафыннан, бу үзәк базасында вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы ОНК вәкилләре белән, Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе вәкилләрен чакырып, гражданнар өчен ай саен юридик консультацияләр үткәрү турындагы тәкъдим белән Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсе начальнигына мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул ителде.