Сәрия Сабурская Биектау районында булды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Агымдагы елның 5 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Биектау муниципаль районында булды.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында  “Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге  башлангычы белән хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча  республика Советы һәм Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов  теләктәшлегендә  Татарстанда  ветераннар өчен дәвалау учреждениеләренең махсус палаталарында ветераннар өчен тиешле шартлар тудыру  буенча “Безнең кадерле ветеран” дигән республика социаль- гуманитар проекты тормышка ашырыла. Сәрия Сабурская әлеге проект кысаларында Биектау үзәк район хастаханәсендәге палаталарны карады. Хастаханәнең баш табибы Эмиль Шәрәфиев  хастаханәнең тулысынча төзекләндерелгән хирургия блогын, сыйфатлы агымдагы ремонт үткәрелгән палаталарны күрсәтте.

    Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәре вакытында  Сәрия Сабурская  гражданнар мөрәҗәгатьләрен дә тикшерде. Элегрәк гражданнар вәкилгә  Биектау районының Фәнни шәһәрчегендә  яшәүчеләрнең хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сәрия Сабурская әлеге җирлек халкы белән аралашты, урында яшәү шартлары белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өченче зат сыйфатында  Фәнни шәһәрчектә  яшәүчеләр эше карала торган суд утырышында катнаша. Мөрәҗәгать вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International