Бүген, 13 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итте. Аңа 6 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать иткән гражданнар барысы да телдән аңлатмалар алдылар, өч мөрәҗәгатьне вәкил үз күзәтүенә алды. Татарстан омбудсманына мөрәҗәгать иткәннәрнең сораулары нигездә торак мәсьәләләренә, балигъ булмаган баланың хокукларын кимсетүгә, федераль салым хезмәте эшенә, кулга алынучыга медицина ярдәме күрсәтүгә кагыла иде.