Агымдагы елның 15 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе һәм Татарстан Республикасында Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре белән бергә идарәнең 2 нче төзәтү колониясендә тотылучылар хастаханәсендә булып, хәзерге вакытта төзекләндерелүче учреждение эшчәнлеге белән таныштылар. Тоткыннар өчен булдырылган шартларның сизелерлек яхшыруын билгеләп үттеләр.
Визит барышында вәкилгә һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләренә ике тоткыннан мөрәҗәгать керде, аларга аңлатмалар бирелде. Алар вакытыннан элек шартлы рәвештә азат итү һәм каты авыру сәбәпле җәзадан азат итүгә кагылышлы иде.
Соңрак җәзадан азат итү мәсьәләләре учреждение хезмәткәрләре белән тикшерелде.