Бүген 9 июльдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итте. Ярдәм сорап 19 кеше мөрәҗәгать итте.
Гаризаларны карау барышы мониторингын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре Алексеевск һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдылар.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Лаеш муниципаль районы Песчаные Ковали авылында урнашкан “Рамаевское” фермер хуҗалыгы” ширкәтенең һавага зарарлы матдәләр чыгаруы турында белдерү алынды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә Украинада бара торган вакыйгалар уңаеннан Украина территориясен ташлап китәргә мәҗбүр ителгән гражданнар мөрәҗәгать итә башлады. Гражданнарның торак, теркәлү, Россия Федерациясендә алга таба да яшәүне дәвам итүгә рөхсәт алу, шулай ук гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре туа.
2 һәм 3 июль көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Актаныш һәм Чирмешән районнарында булды.
Агымдагы елның июль аенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская урыннарга барып гражданнарны кабул итүне оештыра.
Агымдагы елның 1 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев Арча муниципаль районында бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.