Тикшерү

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм  аның  Аппараты    социаль  найм килешүе  буенча  торак биналары бирү белән бәйле мәсьәләләр буенча  Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты эшен тикшерде.

Тикшерү барышында Әлмәт муниципаль  районы муниципаль  торак фондыннан файдалану һәм саклауга  күзәтү  оештыру буенча  торак фонды комиссиясе  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ  гражданнарга бина бирү буенча  буш яки бушаган квартирлар була торып та, тиешле чаралар күрмәгән. Шул уңайдан  Вәкил башкарма комитетка   торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ  дип танылган гражданнарга социаль найм килешүе буенча   буш торак биналары  бирү буенча  чаралар күрергә  тәкъдим итте .

   Тикшерү  нәтиҗәләре буенча  Вәкил  социаль найм килешүе буенча  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарга муниципаль  торакны оператив бирү максатыннан  муниципаль торак фонды  торак биналары буенча база булдыру тәкъдиме  белән чыкты.

   Тәкъдимнәрне карау һәм конкрет чараларны кабул итүне Вәкил контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International