Мәскәү өлкәсеннән коллегалар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булдылар

2014 елның 19 июле, шимбә

Агымдагы елның 19 июлендә Мәскәү өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты вәкилләре – 30 кеше Татарстан Республикасына килделәр. Казанга визит барышында Татарстан омбудсманы Аппаратында эшлекле очрашу булды. Килүнең максаты – тәҗрибә алмашу, коллегаларының эше белән танышу, гражданнар хокукларын яклау өлкәсендә  актуаль һәм киң яңгырашлы проблемаларны  тикшерү.

 Кунаклар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты белән таныштылар, гражданнарны кабул итү бүлмәсен, китапханәне карадылар.

     Очрашу барышында Сәрия Сабурская  кунакларга Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты структурасы, эш юнәлешләре һәм омбудсман  оештырган төп чаралар турында сөйләде. Вәкил төп игътибарны  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү ысулларына, хокукый агарту буенча эшкә, республиканың муниципаль районнарында эшләүче  җәмәгать ярдәмчеләре эшчәнлегенә юнәлтте.

     Мәскәү өлкәсендә  Кеше хокуклары буенча вәкил Институты үз эшчәнлеген  2001 елның 25 гыйнварыннан  “Мәскәү өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкил турында” Мәскәү өлкәсе законын кабул итеп башлый. Бүген Мәскәү өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкил вазифасын  Александр  Евгеньевич Жаров башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International