Гаризаларны карау барышы мониторингын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булдылар.
Шәһәрләрдә булганда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Зәй һәм Түбән Кама районнарыннан килгән гаризаларны карау барышы турында очрашулар үткәрделәр, шулай ук “Халык контроле” системасыннан файдаланучылар гаризаларында “дәлилле кире кагу”, дип билгеләнгән проблемалы объектларны карадылар.