Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең муниципаль районнардагы җәмәгать ярдәмчеләренең нәтиҗәле эшләве аркасында гражданнарның күпчелек мөрәҗәгатьләре уңай хәл ителә.
Аерым алганда, Лениногорск муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Людмила Наумова Лениногорск инвалидлар җәмгыяте рәисе белән бергә социаль инфраструктура объектларының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яраклымы икәнлеген тикшерде. Тикшерү материалы район прокуратурасына җибәрелде, нәтиҗәдә Лениногорск прокуратурасы сәүдә объектларын инвалидлар өчен йөрү мөмкинлеге белән тәэмин итүне таләп итеп күрсәтмә чыгарды.
Әгерҗе муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Роман Альчиков икенче кварталда 25 тапкыр гражданнарны кабул итте, 5 язмача мөрәҗәгать эшкә алынды. Аңа 2011 елның 2-3 июнендә Пугачево бистәсендә(Удмуртия) булган сугышчан кораллар склады шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән, торакларын төзекләндерү проблемасы белән очрашкан кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
Кеше хокуклары буенча вәкилнең Сарман муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Гөлназ Шәяхмәтова “Хокукый белемнәр мәктәбе” эшендә актив катнаша, монда мәктәпнең “Барысы да Россия Федерациясе гражданы паспорты турында” дигән утырышы узды, анда Сарман районының 13 яшь кешесенә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренең гражданнар гаризалары буенча актив эше дәвам итә.