Бүген 11 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Ярдәм сорап 10 кеше мөрәҗәгать итте.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләр телдән аңлатма алдылар, җиде мөрәҗәгать Вәкил тарафынан эшкә алынды. Татарстан омбудсманына нигездә торак шартларын яхшырту, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча, хәрби хезмәткәрләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү, хезмәт законнары, Россия гражданлыгы алу, җинаять эше кузгалту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Катлаулы, җентекләп өйрәнүне таләп иткән мәсьәләләр контрольгә алынды. Аерым алганда, граждан Е. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондының мохтаҗ буларак социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшырту буенча килешү төзүне сузуы уңаеннан мөрәҗәгать итте. Сәрия Сабурская мөрәҗәгатьне алга таба тикшерү өчен шәхси контроленә алды.
Даими эшеннән законсыз җибәрелүе суд тарафыннан расланган хезмәт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән гражданка Д. гаризасы да урынга барып тикшереләчәк.
Музыка мәктәбендә укытучыларның эш шартлары, гомумән, хезмәт коллективындагы вәзгыять турында мөрәҗәгать иткән П. гаризасы да урынга барып тикшерелеп, хәзер контрольдә.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җентекле аңлатмалар һәм киңәшләр бирде.