Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм аның Аппараты социаль найм килешүләре буенча торак биналары бирү белән бәйле мәсьәләләр буенча Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнары башкарма комитетларын тикшерде.
Тикшерү барышында Россия Федерациясе Торак Кодексының торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә муниципаль торак фондын исәпкә алу җирле үзидарәләр вәкаләтләренә керә дигән 14 статья 1 пунктның аерым пункты таләпләре тулысынча сакланмавы ачыкланды.
Ачыкланган кимчелекләр буенча башкарма комитетлар җитәкчеләренә аларны бетерү буенча тәкъдимнәр җибәрелде.
Тәкъдимнәрне карау контрольдә кала.