Агымдагы елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2014 елның беренче яртыеллыгы эш йомгаклары буенча брифинг узды, анда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев чыгыш ясады.
Дәлилле кире кагулар саны кимү күзәтелә, шул ук вакытта хәл ителгән гаризалар саны арта. Җаваплы башкаручылар һәр гариза буенча эш алып баралар. Эшкә бәя бирүнең төп критерийлары – үзвакытында карау һәм белдерүләрне хәл итү. Республиканың барлык муниципаль районнары буенча белдерүләрне карауны кичектерү – төрләр модераторлары ягыннан да, җаваплы башкаручылар ягыннан да юк.
2014 елда ишегалларын, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту буенча яңа республика программалары кабул ителде, алар дәлилле кире кагуларның санын сизелерлек киметте. Мәсәлән, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү республика программасы акчасына Мамадыш районында актив төстә юлларга вак таш җәю һәм асфальтлау эше бара.