Сәрия Сабурская Спасс муниципаль районында булды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 10 июлендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасының Спасс муниципаль районында  гражданнарны кабул итте. Вәкилгә алты кеше  мөрәҗәгать итте, шул исәптән өч язмача гариза керде.

      Кабул итүгә килгән гражданнарның мөрәҗәгатьләре  торак һәм хезмәт законнарын аңлатуга, торак, җир мәсьәләләренә кагыла иде.

     Вәкил мөрәҗәгать итүчеләргә  җентекле һәм конкрет аңлатмалар һәм проблемаларны хәл итү буенча киңәшләр бирде.

     Болгарда булганда   “ Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Спасс  районыннан килгән  гаризаларны карау барышы турында очрашу үткәрелде, шулай ук  Вәкил “Халык контроле” системасыннан файдаланучылар гаризаларында “дәлилле кире кагу”, дип  билгеләнгән  проблемалы объектларны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International