Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Бүген  9 июльдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны кабул итте. Ярдәм сорап 19 кеше мөрәҗәгать итте.

    Мөрәҗәгать иткән барлык кешеләр  телдән аңлатма алдылар, берничә гаризаны Вәкил  контрольгә алды. Татарстан омбудсманына  мөрәҗәгать иткән шикаятьләр  нигездә  торак мәсьәләләренә, идарәче компанияләр, хокук саклау органнары, социаль хезмәт эшенә, җинаять эше кузгалтуга кагыла иде.

 Катлаулы, өстәмә өйрәнүне таләп итә торган мәсьәләләр контрольгә алынды. Аерым алганда, Яшел Үзәндә яшәүчеләр  үзләре яшәгән  йорт ишегалдында төзелгән  машина урыннары  буенча мөрәҗәгать иттеләр.Гариза бирүчеләр сүзләренчә,  йорт янындагы туктау урыннары  йортта яшәүчеләр ризалыгыннан башка  төзелгән. Тиешле документларны күрсәтүдән дә баш тартканнар. Мөрәҗәгатькә  кушып,гариза бирүчеләр  раслаучы видеоматериал да калдырдылар. Сәрия Сабурская  әлеге мөрәҗәгатьне  алга таба урынга барып тикшерү өчен  эшкә алды.

 Социаль ипотека программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә кагылышлы, башка затларның  караклыгы аркасында  торактан мәхрүм калган гражданнар шикаятьләре  килү дәвам итә. Барлык мөрәҗәгатьләр  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  тарафыннан эшкә алынды.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  мәсьәләләрне хәл итү буенча  җентекле аңлатмалар һәм киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International