«Татмедиа»да Россия Федерациясе территориясендә хезмәт эшчәнлеге алып баручы чит ил гражданнарының хокукый хәле мәсьәләләрен тикшерделәр

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

    Бүген  «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  республика агентлыгында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил катнашында  «РФ территориясендә  хезмәт эшчәнлеге алып баручы  чит ил гражданнарының хокукый хәле турында законга үзгәрешләр кертү турында» дигән темага  матбугат очрашуы узды.

   Матбугат очрашуында Россия гражданлыгын оформить итү  һәм хезмәт эшчәнлеге тәртибе   үзгәрү уңаеннан  миграция законнары мәсьәләләре тикшерелде. 1 гыйнвардан  элек гамәлдә булган квота системасы  (Россиягә визасыз дәүләтләрдән  килүчеләр өчен)  патент системасына алыштырылды. Хәзер Россиягә эшкә килүче чит ил гражданы  30 көн эчендә  эшкә патент алу турында  гариза бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International