Агымдагы елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр И.Ш.Халиков рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды.Ул “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 11 айлык эшенә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2012-2014 елларда килгән системалы сорауларны карауга багышланган иде.
Бүген 5 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе булды. Бу дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу аерым әһәмияткә ия булган өлкән яшьтәге гражданнар.
2014 елның 3 декабрендә Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының Ленин урамының 12 нче йортында яшәүчеләрнең аларны авария хәлендәге торактан күчерү турында күмәк мөрәҗәгатен каравы тикшерелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатына багышланган “Игелек сәнгате” социаль-мәдәни форумы үткәрү барышында, агымдагы елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил “Хокукый ярдәм көне” оештырды. Чара республиканың төп академик музыкаль мәйданчыгы – Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Баш концерт залында узды.
Татарстан Республикасында Кеше Хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин бүген 25 ноябрьдә Түбән Камада бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы кабул итү барышында Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары гражданнарыннан 10 мөрәҗәгать керде. Халык белән очрашу Түбән Кама муниципаль районы башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.
Бүген Чаллы мэриясендә агымдагы елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнар гаризаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне “Халык контроле” мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев һәм башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин үткәрде.