Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җәмәгать оешмалары белән очрашуларда катнашты. Аерым алганда, 9 февральдә “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасы законында үзгәрешләр” дигән темага дискуссия мәйданчыгы узды. Аны Татарстан Республикасы җәмәгать оешмалары белән бергә “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәкара советы оештырды. Тикшерү барышында җәмәгать оешмалары массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан законнардагы үзгәрешләр, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр җитәрлек яктыртылмавы күрсәтелде. Шундый ук кимчелекләр 11 февральдә “Ривьера” комплексында узган “Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар берлеге төзү кирәклеге турында” гы түгәрәк өстәл утырышында яңгырады. “Түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар катнашты. Анда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге ачыклыгы проблемалары, шулай ук бердәм максатлар һәм бурычларны хәл итү чикләрендә Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.