Агымдагы елның 4 февралендә, чәршәмбе көнне, 16 сәгатьтә «Корстон» комплексында «2014 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын яклау турында» доклад проекты буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды.
«2014 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын яклау турында» доклад проектын тикшерүдән тыш, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухованың «2014-2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегияне тормышка ашыру турында» һәм «Яңа гасыр» коммерциячел булмаган автоном хәйрия оешмасы директоры Лилия Таишеваның «Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының хокукларын саклау проблемалары турында» чыгышлары тыңланды.
Сәрия Сабурская үз чыгышында сәламәтлек саклауга, торакка, хезмәткә, социаль яклауга һәм халыкны яклауга, кеше хокукларын саклау турындагы мәгълүматка тукталды, хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең, шулай ук мәҗбүри тоту урыннарында тотылучы затларның хокукларын яклау турындагы хәл дә бәян ителде.
Узган елга йомгак ясап, Татарстан Республикасы хокук саклау өлкәсе өчен 2014-2018 елларга кеше хокуклары буенча стратегия кабул итү мөһимлеген аерым ассызыкларга кирәк. Аның беренче нәтиҗәләре турында Татарстан юстиция министры Лариса Глухова җентекләп сөйләде. Чын стратегияне тормышка ашыруның актыккы бурычы – Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау системасын камилләштерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, кешенең хокукларын һәм ирекләрен чынбарлыкта тәэмин итү гарантияләрен көчәйтүгә булышлык итәчәк конкрет чаралар,ысуллар эшләү.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев 2014 елда Татарстан социаль-иктисадый үсешенә йомгак ясады, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилне, аның Аппаратының һәм җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең профессиональ эшен бәяләп, рәхмәт белдерде.