Яңа Чишмә муниципаль районы Советы утырышы

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

  Бүген 5 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  республиканың Яңа Чишмә районы Советы утырышында катнашты.

Анда район башлыгы Вячеслав Козловның  2014 елда эшләнгән эш нәтиҗәләре турында хисабы тыңланды. Район Советы утырышында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Берүк вакытта хисап белән  районның оешмалары һәм учреждениеләре чыгыш ясады.

  Моннан тыш, эш сәфәре вакытында Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының «Яңа Чишмә гимназиясе»ндә, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының  Ленин урта гомуми белеем бирү мәктәбендә, «Теремок» балалар бакчасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International