Каты исерек булган затларга ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

2015 елның 9 февралендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  каты исерек булып, мөстәкыйль хәрәкәтләнү сәләтен югалткан, һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган  затларга  ярдәм күрсәтүне оештыру турындагы мәсьәлә буенча  киңәшмә булды.

     Киңәшмәдә  Юстиция министрлыгы эшләгән законпроект, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә  махсуслашкан  учреждениеләр эшчәнлеген  норматив көйләү варианты тикшерелде.

    Киңәшмәдә катнашучылар  Татарстан Республикасы бюджетыннан мондый хезмәтләргә 2015 елда  каралган финанслау күләме белән, методикага ярашлы рәвештә бирүгә карала торган субвенцияләр күләмен  исәпләүнең катлаулы икәнен билгеләп үттеләр.

    Моннан тыш,  вәкаләтләрне  җирле үзидарә органнарына тапшырган очракта, тиешле  дәүләт вәкаләтләрен башкаруга контроль йөкләнгән органны билгеләү проблемасы да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International